Австралиядә Сабантуй узды

2013 елның 17 декабре, сишәмбе

15 декабрьдә  Австралиянең Аделаида шәһәрендә татар халкының милли бәйрәме Сабантуй узды.

Австралиянең Татар-башкорт ассоциациясе тарафыннан оештырылган бәйрәмгә 300дән артык кеше җыелган иде. Аделаиданың татар мәхәлләсе  имамы Булат хәзрәт Ишмөхәммәтов бәйрәмгә фатихасын бирде.

Традицион ярышлар белән беррәттән яңа уеннар да бик кызыклы оештырылган иде.

Казаннан Сабантуйда җырчылар Хәмдүнә Тимергалиева һәм Марсель Вәгыйзов катнашты.

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International