Арчада районның әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә талантлы яшь иҗатчыларына сигезенче тапкыр Гариф Ахунов исемендәге премия тапшырылды

2013 елның 16 декабре, дүшәмбе

22 ноябрьдә  Арчада районның әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә талантлы яшь иҗатчыларына сигезенче тапкыр  Гариф Ахунов исемендәге премия тапшырылды.  

Тантана башланганчы Казаннан килгән язучылар һәм районның рәсми затлары Татарстанның Халык язучысы Гариф Ахунов һәм аның хатыны язучы Шаһидә Максудова каберенә чәчәкләр куйдылар. 

Бәйрәм район сәнгать мәктәбендә узды. Ялыктырмый торган, җанлы һәм җылы хисләр уятучы бу чара күпләрнең хәтеренә уелып калырлык якты вакыйга булды. Лауреатларны Арча район администрациясе башлыгы  Алмас Нәзыйров, күренекле татар шагыйрьләре Роберт Миңнуллин һәм Наил Касыймов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, шулай ук язучының кызы шагыйрә Наилә Ахунова сәламләде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International