ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле “Тюльпан” Калмык Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән берлектә концерт бирәчәк. Ул “Дуслык күпере” проекты кысаларында уза. Әлеге проект кысаларында Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Россиянең иң зур бию коллективлары белән берлектә чыгыш ясый. Мисал өчен, моңа кадәр удмуртларның “Италмас” (Ижау), “Себер” (Красноярск), һ.б. ансамбльләр белән берлектә тамашачы хозурына чыккан Татарстан биючеләре бу юлы “Тюльпан” Калмык Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән бер сәхнәдә биер дип көтелә.
Беренче өлештә эстафетаны “Тюльпан” ансамбленә бирәчәкләр. Икенче бүлектә Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячак. “Үзебезнең алтын фондтагы иң яхшы чыгышлар белән беррәттән, яңаларын да тәкъдим итәчәкбез”, - дип белдерде Раилә Гарипова.
“Тюльпан” ансамбле Татарстанда соңгы тапкыр 25 ел элек чыгыш ясаган булган. Валерий Эрдниев сүзләренчә, шул вакыт аралыгы буена башкалага килмәүләре – 90нчы еллардагы үзгәртеп кору чоры нәтиҗәсе.
Юрий Жуков сүзләренчә, тамашачы Россия буенча таралып урнашкан төрле халыкларның чын сәнгатен сирәк күрә, коллективлар арасында аралашу да җитми. Бу уңайдан, милли коллективлар ассоциациясе төзергә планлаштыралар. “Бу мәсьәлә буенча 18 декабрь көнне Мәскәүнең Кремль сараенда җыелыш уздырылачак”, - дип белдерде ул.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә 18. 00 сәгатьтә “Тюльпан” ансамбле чыгыш ясар дип көтелә.
МА “Татар-информ”
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте