Әлмәт драма театрында У.Шекспирның “Ромео һәм Джульетта” спектакленең премьерасы булды

2013 елның 10 декабре, сишәмбе

7 декабрьдә Әлмәт драма театрында У.Шекспирның “Ромео һәм Джульетта” спектакленең премьерасы булды. Спектакль Татарстан театр әһелләре берлеге гранты ярдәмендә куелды. Әсәрне Әлмәт театрына уңыш һәм танылу алып килгән “Гашыйк Кәриб” һәм “Туй” спектакльләрен сәхнәләштергән режиссер  Искәндәр Сакаев  куйды. Пьесаны Рүзәл Мөхәммәтшин тәрҗемә итте. Ромео ролендә Динар Хөснетдинов, Джульеттаны Эльмира Яһудина уйный.

Премьера көнендә Дая ролен башкаручы Татарстанның халык артисткасы Раушания Фәйзуллина юбилеен билгеләп үтте. Казан тамашачысы “Ромео һәм Джульетта”ны Әлмәт театрының февраль аенда Камал театрында булачак гастрольләре вакытында күрә алачак.

Мәгълүмат өчен телефоннар: Әнисә Таһирова 8 927 476 82 62

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International