5 декабрьдә Казанда VI Халыкара «Филармониада» сәнгать фестивале ачылды.
Фестивальне ачу тантанасында Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ирада Аюпова чыгыш ясады. Шуннан соң Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле һәм Чуваш дәүләт академиия җыр һәм бию ансамбле концерты булды.
6 декабрьдә 18 сәгатьтә «Филармониада» кысаларында Юрий Стоянов һәм Мәскәү филармониясе солистларының «Мадригал» ансамбле яңа проект - «Декамерон» әдәби-музыкаль композициясен (Д. Бокаччо) тәкъдим итәчәк.
Филармония сәхнәсендә тагын «Indialucia» ансамбле фламенко белән һинд музыкасы катнашмасыннан торган тиңдәшсез программасын күрсәтәчәк, шулай ук Владимир Винокур һәм аның Пародияләр театры; Василий Лановой, Валерий Ковтун һәм башкалар чыгыш ясаячак.
Тулырак мәгълүмат - «Пресс-релизларда».
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте