16 декабрьдән 22 декабрьгә кадәр Казанда «Һөнәр» V халыкара яшь татар режиссурасы фестивале узачак. Быел ул киңрәк шәкелдә булачак, исеме дә – «Һөнәр+».
Фестивальнең традицион шәкеле – яшь режиссерлар спектакльләрен күрсәтү – быел Олег Лоевский җитәкчелегендәге режиссерлык лабораториясен уздыру белән баетылачак. Фестивальдә Чаллы, Түбән Кама, Казан, Уфа, Күкчәтау (Казахстан) шәһәрләреннән яшь режиссерлар катнашачак. «Һөнәр+» афишасында барлыгы татар һәм рус телләрендә 13 спектакль һәм 5 эскиз күрсәтелгән. Фестивальне уздыру турында бүген журналистларга тәфсилләбрәк Камал театрында узган матбугат конференциясендә театрның баш режиссеры, фестивальнең һәм һөнәр лабораториясенең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев сөйләде. Режиссерлык лабораториясендә Санкт-Петербург, Мәскәү, Глазов һәм Елец шәһәрләреннән 4 режиссер катнаша. Тәкъдим ителгән 160 пьесадан 4 әсәр сайлап алынды, аларга нигезләнеп спектакльләр эскизлары тудырылачак. Бер тема – тамырлардан аерылу һәм шуларны эзләү тирәсендә берләшкән 4 пьеса да татар теленә тәрҗемә ителгән.
Төп программада 10 спектакль һәм бер эскиз күрсәтеләчәк. Россия театрларыннан тыш, быел фестивальдә Казахстан театры да катнашачак, шуңа да фестиваль халыкара статусын алды.
Төп программа һәм лабораториядән тыш, әле тагын офф-программа дип аталганы да булачак. Анда 3 спектакль күрсәтеләчәк. И.Зәйниевнең «Әрем исе», Й.Фоссеның «Җәйнең бер көнендә», Г.Камалның «Банкрот» спектакльләре сайлап алынды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте