Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында халык үзешчән коллективларының гастроль сәяхәте дәвам итә.
Алар республиканың 46 авылында чыгыш ясарга тиешләр. Бу авылларда 2012 елда «Авыл клубы» программасы буенча яңа күпфункцияле мәдәният үзәкләре ачылган иде.
Сәяхәт графигында - билгеле бер районның билгеле бер яңа клубында шушы районның бер үз халык коллективы һәм башка районнан бер коллектив чыгыш ясый.
Барлыгы бу чарада «халык коллективы» исемен йөрткән 98 фольклор, хореография, вокал, вокал-инструменталь ансамбль, ветераннар хорлары, җыр һәм бию ансамбльләре катнашачак (2300 дән артык кеше).
Белешмә
Әлеге чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы гамәлгә куйды, оештыручылары – Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәдәният идарәләре (бүлекләре).
Мондый үзенчәлекле турның максаты – авыл мәдәни-ял итү үзәкләренең эшчәнлеген активлаштыру, үзешчән коллективларга талант ияләрен тарту, халык иҗатына этәргеч бирү, авыл халкының мәдәни тормышын җанландыру.
Концертлар 36 муниципаль районда уза. Кичә, 4 декабрьдә Әлки районының Әхмәт авылында “Әлки мишәрләре” һәм “Гөлләр” (Чистай районы Татар Елтаны) вокаль ансамбльләре чыгыш ясады.
Бүген 5 декабрьдә Зәй районының Бохарай авылында “Сәвәләй” һәм “Сударушка” (Тукай районы) фольклор коллективлары концерты булачак.
Чара 8 декабрьдә “Веснянка” украин халык вокаль-фольклор ансамбле һәм Чаллының “Карендәшләр” керәшен фольклор ансамбле чыгышы белән тәмамланачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте