2 декабрьдән 4 декабрьгә кадәр Санкт-Петербургта II Халыкара мәдәни форум уза.
Ул 2014 елда Россиядә РФ Президенты В.В. Путин Указы белән игълан ителгән Мәдәният елын уздыруга багышланган иде. Мәдәният елын уздыру Россиядә мәдәни тормыш үсеше өчен стратегик алшартлар булдырырга, мәдәни-тарихи мирасны саклап калу һәм үстерү мәсьәләләренә җәмәгатьчелекнең һәм белгечләрнең игътибарын җәлеп итәргә, хәзерге дөньяда Россия мәдәниятенең, бу өлкәдә халыкара хезмәттәшлекнең ролен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Әлеге чарада Татарстан Республикасыннан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнаша.
Пленар йомгаклау утырышы Россия Федерациясе җитәкчеләре катнашында бүген 4 декабрьдә Мария театрының яңа залында узачак. Анда Форумның фикер алышу мәйданчыклары, түгәрәк өстәлләр эшенең йомгаклары турында сөйләнәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте