Төркия Республикасының Казандагы генераль Консуллыгы бинасында “Мәдәният күперләре” исемле сәнгать күргәзмәсе ачылды

2013 елның 3 декабре, сишәмбе

Кичә Төркия Республикасының Казандагы генераль Консуллыгы бинасында “Мәдәният күперләре” исемле сәнгать күргәзмәсе ачылды. Ул өч рәссам - Мехмет Башбуга (Төркия), Хәмзә Шәрипов (Татарстан) һәм Праски Виттиның (Чувашия) эшләрен берләштерә.

Күргәзмә ачылу тантанасында кунакларны ТР Премьер-министр урынбасары Юрий Камалтынов, Төркия Республикасының Казандагы Генераль Консулы Сабри Тунч Ангылы сәламләде.  

Күргәзмә 27 декабрьгә кадәр эшләячәк.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хехмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International