Татарстан Республикасы Милли музее «Сәнәгать палитрасы: яңа буын креативы» республика проекты кысаларында үз җыентыгыннан «Плакат сәнгатендә сәнәгать мотивлары» күргәзмәсен тәкъдим итәчәк. Проект 21 ноябрьдә КАИ бинасында узачак һәм «Артпром»технофорумының бер өлеше булып тора.
«Артпром» технофорумының яшьләрне технологик мохиткә җәлеп итүгә, сәнәгать казанышларын популярлаштыруга һәм яшьләр эшмәкәрлеген үстерүгә юнәлдерелгән төбәк этабы Татарстанда 10-21 ноябрьдә уза.
Татарстанның Милли музее тәкъдим иткән плакат сәнгате күргәзмәсе илдә сәнәгать үсешенең зур әһәмияткә ия булуын ассызыклый. Плакат сәнгате индустриализацияне, хезмәт казанышларын һәм техник прогрессны пропагандалауда төп роль уйнады.
Совет чорының плакат сәнгате илнең сәнәгать потенциалын чагылдырып кына калмады, ә мәдәни мирасның бер өлеше булды, визуаль образларның иҗтимагый аңга ничек йогынты ясый алуын күрсәтте.
Музейның рәсми сайты: https://tatmuseum.ru/