2025 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасында Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 15:00 сәгатьтә Көнчыгыш залда Олонхо театрының «Удаганки» спектакль-олонхосы күрсәтеләчәк һәм 19:00 сәгатьтә Зур залда «Олонхо — Евразиянең мәңгелек кайтавазы» милли эпосы (Якутск шәһәренең Олонхо театры) тәкъдир ителәчәк.
Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Сергей Васильевич Местников, Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт киңәшчесе Андрей Саввич Борисов, Саха (Якутия) Республикасы Мәдәният һәм рухи үсеш министры Афанасий Иванович Ноевның катнашуы планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, быел җәй көне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Саха Республикасында (Якутия) XXV федераль Сабантуй узды. Саха Республикасында Федераль Сабантуйның мәдәни программасына сәнгать осталары концерты, Татарстан киносы көннәре, Татарстан Республикасы халык сәнгать һөнәрләре осталары эшләнмәләре күргәзмә-ярминкәсе, шулай ук Буа дәүләт драма театры гастрольләре кертелгән иде.