Кичә Мәскәүдә Рус география җәмгыятенең (РГО) ике көнлек XVII съезды тәмамланды, аның пленар утырышында РФ Президенты Владимир Путин катнашты.
Съездда республиканы Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин һәм Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер тәкъдим итте.
Ассамблея һәм Татарстан Халыклары дуслыгы йорты инициативасы белән гамәлгә ашырылган «Идел буе халыкларының традицион костюмы» тарихи-этнографик проекты Рус география җәмгыяте премиясе финалисты булды. Проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның шәхси ярдәме белән тормышка ашырылды һәм күпмилләтле илебезнең кыйммәтле рухи байлыгын саклау символына әверелде.