Татарстан Республикасы Милли музеенда «Мәгънәләр һәм кәсепләр» күргәзмәсе ачылды

2025 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

9 октябрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Мәгънәләр һәм кәсепләр» күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге директоры Алсу Равил кызы Мифтахова, Татарстан Милли музее генераль директорының фәнни-тикшеренү эшләре буенча урынбасары Светлана Юрьевна Измайлова, күргәзмәнең кураторы Елена Семенова һәм башка мөһим кунаклар катнашты. Күргәзмә ачылуга бик күп кеше җыйды-100 дән артык кеше.

РОСИЗО белән беррәттән экспозицияне формалаштыруда көнчыгыш халыклары сәнгате дәүләт музее, Татарстан Республикасы Милли музее, Россия Рәссамнар берлеге катнашты.

Киң җәмәгатьчелек өчен күргәзмә 2025 елның 10 октябреннән 14 декабренә кадәр ачык булачак.

_____________________________________________________

Күргәзмәне үткәрү вакыты: 2025 елның 10 октябреннән 14 декабренә кадәр.

Күргәзмәне уздыру урыны: Татарстан Республикасы Милли музее (Казан шәһәре, Кремль ур., 2 йорт).

Яшь категориясе: 6+

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International