Татарстан Республикасы Көнендә 1930-1937 елларда ТАССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе Кыяметдин Әлимбәк улы Абрамовка мемориаль такта ачыла

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы көненең бәйрәм чаралары кысаларында 30 августта 1930-1937 елларда ТАССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе Кыяметдин Әлимбәк улы Абрамовка мемориаль такта ачылачак. Мемориаль тактаны 1933-1937 елларда К.А. Абрамов яшәгән йортның фасадына урнаштырачаклар.

Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре, ведомстволар җитәкчеләре, иҗат интеллигенциясе, милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре, республика халкы һәм кунаклары катнашуы планлаштырыла.
Мемориаль такта авторы — скульптор, «Россия Рәссамнар берлеге» бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәсенең «Татарстан Рәссамнар берлеге» әгъзасы, мемориаль такта авторы Мөхәммәдьянова Зөлфия Хәкимҗан кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International