«Манеж» күргәзмәләр залында Наилә Кумысникованың «Күн мозаика. Театр. Рәсем» күргәзмәсе ачылды

2013 елның 22 ноябре, җомга

21 ноябрьдә «Манеж» күргәзмәләр залында Наилә Кумысникованың «Күн мозаика. Театр. Рәсем» күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәдә татар милли киемнәре,  декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре, шулай ук савыт-саба, рәсемнәр куелган.   Автор җитәкчелегендәге осталык дәресләрендә  күргәзмәгә килгән һәркем татар бизәкләренең,  күн мозаика эшләүнең серләренә төшенә ала.

Әлеге күргәзмәсен Наилә ханым үзенең әти-әнисенә багышлый.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International