Чистайның тарихи үзәге истәлекле урын дип танылды

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе

12 ноябрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Чистайның тарихи үзәге» истәлекле урынын төбәк (республика) күләмендә әһәмияткә ия булган мәдәни мирас объекты дип белдерү һәм аны Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирасы (тарихи һәм мәдәни истәлекләр) бердәм дәүләт  реестрына кертү турында»  869 номерлы боерыгы чыкты.  

Бу документта әлеге мәдәни мирас объектының чикләре һәм аннан файдалану режимы билгеләнә.

Тарихи үзәк җирлегендә архитектура ягыннан һәм тарихи яктан кыйммәтле булган 140 мәдәни мирас объекты урнашкан.  Мәсәлән, 1941-43 елларда  Чистайда  СССР Язучылар союзының бүлекчәсе урнашкан була, сугыш чорында бу шәһәрдә 200 язучы, мәдәният эшлеклесе һәм аларның гаилә әгъзалары  эвакуациядә яши. Алар арасында  Борис Пастернак, Леонид Леонов, Константин Тренёв, Константин Федин, Николай Асеев, Михаил Исаковский, Мария Петровых, Виктор Боков, Василий Гроссман, Александр Гладков кебек күренекле каләм әһелләре бар. Монда Александр Твардовский, Евгений Долматовский, Лев Ошанин фронттан кайтып торып киткән. Чистайда алар иҗат эшен туктамаган, биредә күп кенә күренекле әсәрләр язылган. Чистайны юкка гына «Әдәби Афина» дип атамаганнар.  

Югарыда әйтелгән боерык Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе халыкларының мирасын саклап калуда тагын бер мөһим адым булачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International