Камал театрының кече сәхнәсендә Мостай Кәрим әсәрләре нигезендә иҗат ителгән «Мин Ана» моноспектакленең премьерасы булачак

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе

22 һәм 23 ноябрьдә 18 сәгатьтә  Камал театрының кече сәхнәсендә  Мостай Кәрим әсәрләре нигезендә иҗат ителгән «Мин Ана» моноспектакленең  премьерасы булачак. Мондый спектакль театр тарихында беренче тапкыр куела.

Аның режиссеры – Рамил Гәрәев. Төп рольне Татарстан Республикасының Атказанган артисты  Хәлимә Искәндәрова башкара. Моноспектакльләр төбәк театрларында бик сирәк күренеш.

Спектакльгә нигез итеп Мостай Кәримнең мәшһүр «Ай тотылган төндә» пьесасында яңгыраган Ана һәм бала темасын дәвам итүче һәм тирәнрәк ачучы текст алынган.  Тәңкәбикә монологы балаларның үлеменә китергән фаҗига өчен тәүбә итү һәм үкенү хисләре белән сугарылган. Ана, ыру аксакаллары кушуы буенча һәм гореф-гадәтләр таләп иткәнчә, бала  гомерләрен өзә. Тәңкәбикәнең  бу вакыйгаларда турыдан-туры гаебе булмаса да, гөнаһы аңа тынгылык бирми, ул фаҗигале төндә булганнарны тагын бер кат күңеленнән кичерә, тормышның мәңгелек табышмакларына җавап эзли. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International