8-9 ноябрьдә Бишкәктә III Төрки телле илләр һәм берлекләр медиа-форумы узды. Анда төрле илләрдән, Россиянең төрки телле республикаларыннан 150 вәкил катнашты.
Татарстаннан форумда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте җитәкчесе Рузилә Мөхәммәтова һәм «Татар-информ» Мәгълүмат агентлыгының Төркиядәге үз хәбәрчесе Рушания Алтай катнашты.
Форумда катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Төркия хөкүмәте вице-премьеры Бәшир Аталай, Төркия Республикасының Матбугат һәм мәгълүмат баш идарәсе Морат Каракая, Азәрбайҗанның Матбугат советы рәисе, Төрки илләр һәм төбәкләр медиа-платформасы рәисе Әфләтун Амашов, ТЮРКПА генераль секретаре Жандос Асанов, Төркиянең Россиядәге илчесе Хәлил Акынджи, Кыргызстанның мәдәният, мәгълүмат һәм туристлык министры Солтан Раев мөрәҗәгать итте.
Форум кысаларында матбугат өлкәсенә кагылышлы темаларга төрле утырышлар, интернет-портал тәкъдим итү, күренекле язучы Чыңгыз Айтматов һәйкәленә һәм Кыргызстанның җәмәгать эшлеклесе, саха халкының данлыклы улы Максим Аммосов һәйкәленә чәчәкләр кую тантаналары узды.
Медиа-форум эше йомгакларына нигезләнеп Декларация кабул ителде, анда төрки илләр Медиа-платформасының Евразия киңлекләрендә тынычлыкны ныгытуга, массакүләм мәгълүмат чараларын берләштерүгә һәм төрки илләр һәм төбәкләр арасында мәгълүмат һәм тәҗрибә алмашуга ярдәм итә дип белдерелде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте