Казанда тамашачыга лезгинка, симд һәм кылыч тотып бию тәкъдим ителәчәк

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе

9 декабрьдә Казанда беренче буларак Дәүләт академия Халыклар дуслыгы орденлы «Алан» бию ансамбле чыгыш ясаячак (Төньяк Осетия-Алания). Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә коллектив «Осетин көе» дигән  программа күрсәтәчәк.  Концерт атаклы ансамбльнең 75 еллыгын бәйрәм итү чаралары кысаларында уздырыла.  Башлана: 18.30.

Дәүләт академия Халыклар дуслыгы орденлы  «Алан» бию ансамбле 1938 елда оештырыла. 75 ел дәвамында артистлар  милли хореографиянең иң яхшы традицияләрен югалтмыйча, үстерә киләләр.  Аның репертуарында осетин биюләре белән рәттән, Кавказның башка халыклары биюләре дә урын алган. Артистлар «Лезгинка», «Симд», «Авар биюе», «Кылычлар тотып бию», «Бөркетләр токымы» һәм башкаларны зур осталык белән башкаралар. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе - Эльбрус Кубалов.

Ансамбльнең гастрольләр географиясе бик төрле һәм киң. Ул – күп кенә мәртәбәле фестивальләр, конкурслар, бәйгеләр лауреаты, төрле бүләкләр иясе.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International