10 апрельдән 13 апрельгә кадәр “Әкият” Татар дәүләт академия курчак театры сәхнәсендә Башкорт дәүләт курчак театры гастрольләре узачак. Шул ук вакытта Уфада «Әкият» курчак театры гастрольләре планлаштырылган.
Ике театрның гадәти гастрольләре - тәҗрибә алмашу, мәдәни элемтәләрне җайга салу һәм ныгыту, яңа куелышлар белән тамашачылар танышу максатларында күрше республикалар тарафыннан хуплана торган күптәнге һәм яхшы традиция.
Казанда Уфалылар үзләренең иң яхшы спектакльләрен күрсәтәчәкләр. Гастрольләр "Акбузат" башкорт эпосы мотивлары буенча "Сихерләнгән ат күле" куелышын ачачак. Быел куелыш «Рәссамның иң яхшы эше» номинациясендә «Алтын битлек» премиясенә дәгъва итә.
Шул ук көннәрдә Башкорт дәүләт курчак театрының зур һәм кечкенә сәхнәсендә татар һәм рус телләрендә “Әкият” курчак театры спектакльләре, балалар һәм өлкәннәр өчен “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Кәрлә мәктәп”, “Адәмнәр”, “Ал чәчәк” һәм “Көлгенә” спектакльләре күрсәтелә.