Конференция Татарстан Республикасында Чуваш милли-мәдәни мохтариятенең ике еллык эшчәнлегенә йомгак ясауга һәм Мохтариятнең рәисен һәм президиумын сайлауга багышланган иде.
Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР мәдәният мнистры Айрат Сибагатуллин, Чуваш милли конгрессы рәисе Николай Угаслов, ТР мәгариф һәм фән минимтрының беренче урынбасары Данил Мостафин, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов һәм башкалар катнашты.
Римма Ратникова конференция делегатларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклар ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика парламенты депутатлары исеменнән сәламләде. «Татарстанда милли сәясәт концепциясе кабул ителде. Дәүләт югарылыгындагы әһәмияткә ия булган әлеге документта Татарстан халыклары телләрен һәм мәдәниятләрен саклап калу һәм үстерү өчен лаеклы шартлар блдыру турында әйтелә», – диде Римма Ратникова.
Конференция делегатларына Чуваш милли конгрессы Президенты Николай Угаслов мөрәҗәгать итте: «Татарстанда чуваш халкына башка халыклар белән бертигез үсү мөмкинлеге тудырылган булуы өчен ТР Президентына зур рәхмәт әйтәсем килә. Безнең дуслыкның тамырлары ерак гасырларга барып тоташа, без ата-бабаларыбыз амәнәтен үтибез. Дуслык әләмен горур җилфердәтеп, аны киләсе буыннарга тапшыру – безнең уртак бурычыбыз».
Конференциянең төп мәсьәләләрен чыгышында ТР ЧМММ Шурасы рәисе Константин Яковлев яктыртты.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте