2013 елның 3 ноябрендә РФ Мәдәният министрлыгы инициативасы белән Россия шәһәрләрендә беренче тапкыр «Сәнгать төне» узачак. Оештыручылар фикеренчә, әлеге яңа башлангыч «Музейда бер төн», «Театрда бер төн», «Библиотөн» кебек акцияләрнең нигезе булып торачак. 2014 елдан – Мәдәният елыннан башлап әлеге чара Россия күләмендә ел саен уздырылачак.
Тәүге «Сәнгать төне»нең темасы итеп көй сайланды, ул бөтен кешегә дә аңлаешлы һәм аны төрле телләргә тәрҗемә итү дә кирәк түгел. Мәскәү халкын 3 ноябрь көнне симфоник оркестрлар чыгышы һәм сәүдә үзәкләрендә a capella башкарылучы хор җырлары, шәһәр храмнарында кыңгыраулар чыңы көтә.
Татарстан Республикасы ДССМда «Сәнгать төне»программасы 3 ноябрьдә 18 сәгатьтә башлана. Төп бинага килүчеләр (Сандецкий утары)музейның гамәли сәнгать фондында булып, «Мариус Бауэр. Голландия ориенталистыянәдән Россиядә» күргәзмәсе, шулай ук музей фондларында сакланучы иконалар белән таныша алачак.
19 сәгатьтә Акташ залында «Саксофон көйләре беләншагыйрьләрнең иҗади берлеге» дигән музыкаль-әдәби кичә булачак, ә 20 сәгать 30 минутта бард җырлары концерты башлана.
Балаларның һәм яшүсмерләрнең иҗади үсеш үзәгендә (К.Маркс ур., 64, керү – Мөштәри ур. ягыннан) балалар өчен уеннар һәм осталык дәресләре, А. Родченконың фотокүргәзмәсе буенча экскурсия була. 20 сәгатьтә биредә «тавышсыз кино кичәсе» башлана.
Татарстан РеспубликасыДССМда«Сәнгать төне»программасының төп вакыйгасы булып РембрандныңКазан шәһәрендә булган бердәнбер«Петр һәм Иоанн храмыкапкасы каршында»гравюрасын тәкъдим итү тора.
«Сәнгать төне» «Хәзинә» Милли сәнгать галереясында уза.
Программа турында тулырак мәгълүматны ТРДССМ рәсми сайтында укырга була (http://izo-museum.ru/.)
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте