30 октябрьдә «Свияжск утрау-шәһәре» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музеенда «La Primavera» Казан камера оркестры чыгыш ясады. Рөстәм Абәзов җитәкчелегендәге оркестр «Остров-острог» дигән программа тәкъдим итте. Бу чыгыш «Колесница Клио. Музыкальные страницы истории края» I күчмә музыкаль-музей фестиваленең өченче концерты булды һәм ул сәяси репрессияләр корбаннары истәлегенә багышланган иде.
Концерт башланганчы мәктәп укучылары һәм сәяси тоткыннарның балалары, оныклары Сталин өрмәләрендә газап чиккән тоткыннар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр китерделәр. Кайчандыр утрау ГУЛАГның бер өлеше булган, һәм бу – аның тарихында иң фаҗигале сәхифәләрнең берсе. Свияжск төрмәсе тоткыннары арасында крайның атаклы әдәбият һәм сәнгать әһелләре күп була. Элеккеге камералар урнашкан бинадагы экспозиция алар тарихын ачык чагылдыра.
«Остров-острог» концерты Свияжск музееның Конференцияләр үзәге залында узды. Программаны яшь музыка белгече Даниил Топилин тәкъдим итте. Анда XIX-XX гасыр композиторлары: Чайковский, Мусоргский, Римский-Корсаков, Свиридов, Шостакович музыкасы яңгырады.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте