Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солистлары Айгөл Кыямова һәм Раил Ганиев Мәхмүт Исәнбаев исемендәге V Халыкара ялгыз бию конкурс-фестивале лауреатлары булдылар. Конкурс 15 - 20 октябрьдә Грозный шәһәрендә узды. Казан биючеләре «Дуэт» номинациясендә II премиягә лаек булдылар.
Конкурс ике турда узды. Бәйгенең беренче көнендә Айгөл Кыямова һәм Раил Ганиев «Очрашу» дип аталган татарча бию башкардылар. Аны Рәшит Мостафин эшкәрткән халык көенә хореограф, Татарстан Республикасының халык артисты Ләйсән Хәмитова куйган. Икенче турда биючеләр Мохтар Минһаҗев эшкәртүендә кытай халык музыкасына «Елга буенда» дип атлаган бию башкардылар.
20 октябрьдә конкурска йомгак ясау тантанасына Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров һәм башка рәсми затлар килгән иде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте