Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов вафат булды

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының театр сәнгате тирән кайгы кичерә. 2024 елның 16 октябрендә каты авырудан соң 87нче яшендә күренекле театр һәм җәмәгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының халык артисты, СССРның Дәүләт премиясе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, «Алтын битлек» Россия милли театр премиясе лауреаты, милли сәхнәбезнең якты йолдызларыннан берсе, халкыбызның яраткан артисты Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов вафат булды.

Ринат Таҗетдинов бөтен тормышын театрга багышлаган искиткеч талантлы шәхес, Галиәсгар Камал театрында 60 елдан артык сәхнә тоткан күренекле щепкинчыларның берсе иде.

Р.А.Таҗетдинов 1938 елның 1 гыйнварында Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый.

Яшь актёрның профессиональ сәхнәдәге беренче эшләре үк театрга гаҗәеп талантлы, ихлас уены, тырышлыгы белән аерылып торган артист килүен күрсәтә. Хәнҗәр («Көзге ачы җилләрдә», А.Гыйләҗев, 1961); Хәйретдин («Яшь йөрәкләр», Ф.Бурнаш, 1964); Дивана («Ай тотылган төндә», М.Кәрим, 1965), Ильяс («Гүзәлем Әсәл», Ч.Айтматов, 1966) кебек беренче рольләреннән үк ул үзен геройларының эчке дөньяларына тирәнтен үтеп керергә, теге яки бу персонажның күпкырлы характерын нечкә тоемларга һәм дөрес гәүдәләндерергә сәләтле актёр буларак таныта. 1967 елда яшь актёр «Гүзәлем Әсәл» спектаклендә башкарган Ильяс роле өчен республикабызның иң мәртәбәле бүләгенә – ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Р.А.Таҗетдинов милли театрның иң атаклы сәхнә остасы иде. Кабатланмас талантка, киң сәхнә диапазонына ия булган артист Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә 60 елдан артык иҗат итеп, халкыбызның ихлас мәхәббәтен яулады. Ул башкарган төрле характердагы рольләр тормышчан, ышандыргыч, хисле һәм үзенә генә хас төсмерләр белән аерылып торды. Аның иҗат репертуарында татар, рус, чит ил авторлары әсәрләрендә уйналган 100дән артык образ бар. Төрле елларда башкарылган Мирвәли – «Өч аршын җир» (А.Гыйләҗев); Искәндәр – «Хуш, Назлыгөл!» (М.Байҗиев); Эзоп – «Кол» (Г.Фигейредо); Надир мәхдүм – «Сүнгән йолдызлар», Миңлегали – «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин); Инсаф – «Әни килде» (Ш.Хөсәенов); Кол Гали – «Кол Гали» (Н.Фәттах); Абдулла – «Без китәбез, сез каласыз», Хәлиулла – «Илгизәр + Вера», Галимулла – «Хушыгыз!», Нургали – «Шулай булды шул», Нургазиз – «Дивана» (Т.Миңнуллин); Идегәй – «Идегәй» (Ю.Сафиуллин); Сократ – «Баскетболист» (М.Гыйләҗев); Чабар – «Кара чикмән» (Г.Хугаев); Ногман – «Мәхәббәт турында сөйләшик» (И.Зәйниев) һәм башка образлары аның иҗат биографиясендә генә түгел, татар театр сәнгате тарихы битләрендә дә күренекле урын алган гүзәл образлар булып торалар.

Ринат Таҗетдинов – чын мәгънәсендә милләт улы иде. Күренекле актёр көрәшче-революционер М.Вахитов, данлыклы шагыйрь М.Җәлил, Болгар чорының мәшһүр шагыйре Кол Гали, дастан каһарманы Идегәй кебек асылташларга тиң тарихи шәхесләребез образларын сокландыргыч тирәнлектә, олпат итеп гәүдәләндереп, халкыбызның ихлас хөрмәтен һәм мәхәббәтен казанды.

1986 елда Р.А.Таҗетдинов А.Островскийның «Бирнәсез кыз» драмасында Карандышев, Т.Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Моңлы бер җыр» спектаклендә иҗат иткән Муса Җәлил образлары өчен СССРның Дәүләт премиясенә лаек булды.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Р.А.Таҗетдинов бүген дә иҗатта, сәхнәдә иде. Театр репертуарында зур уңыш белән барган спектакльләрдә ул башкарган Бики – «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт, С.Ваннус); Шәйхи бабай – «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин); Әнәс Әдрәсович – «Бабайлар чуагы» (И.Зәйниев) һәм башка образлар театр сәнгате күгендә якты маяк булып, халкыбыз күңелендә лаеклы урын алдылар.

Р.А.Таҗетдинов сәхнә иҗаты белән бергә җәмәгать эшләрен дә тыгыз алып барган шәхес иде. 1989 елдан 2011 елга кадәр ул Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге рәисе вазыйфасын башкарды. Аның җитәкчелегендә берлек күп кенә дәүләт программаларын гамәлгә ашырды һәм Россиянең театр тормышында һәрвакыт актив катнашты, мохтаҗ хезмәттәшләренә, яшь актёрларга һәм пенсионерларга ярдәм итүне оештырды. Татарстан Театр эшлеклеләре берлегенең бүгенге эшчәнлеге нигезендә дә нәкъ менә Таҗетдинов салган этик һәм сәнгать принциплары ята.

2016 елда Татарстан театр сәнгате өчен мөһим вакыйга булды. Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов «Театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен» илнең төп һөнәри премиясе – «Алтын битлек» Россия милли театр премиясе белән бүләкләнде. Мәскәүдә тантана үткәрелгән театр залы аягүрә басып, татар театр сәхнәсе аксакалын алкышлады.

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов татар халкының иң танылган һәм яраткан артистларыннан берсе иде, ә аның иҗат һәм тормыш юлы – табигать биргән олы талантка һәм сәнгатькә, шулай ук милләткә тугрылык билгесе булды.

Халкыбызның сөекле артисты Ринат Таҗетдиновның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

«Татарстан Республикасының халык артисты» – 1973;

«Россия Федерациясенең халык артисты» – 1982;

Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты – 1967;

СССРның Дәүләт премиясе лауреаты – 1986;

М.Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе лауреаты – 2015;

«Алтын битлек» Россия милли театр премиясе лауреаты – 2016;

«Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены – 2007;

«Дуслык» ордены – 2018;

«Дружба» ордены – 2020 һ.б.

Артист белән хушлашу Г.Камал театры бинасында 18 октябрьдә 10.00 сәгатьтә була.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Ринат Арифҗан улы Таҗетдиновның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша һәм зур югалту кайгысын уртаклаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International