ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Уфада чыгыш ясаячак

2025 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

2 апрель көнне Шәһәр мәдәният сараенда (Уфа шәһәре) ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзенең «Хәзинә»сен тәкъдим итәчәк. Бу иҗат кичәсендә тамашачылар татар мәдәниятенең чын шедеврларын үз эченә алган шаян җырлар һәм шаян биюләрне карап ләззәт алачак.

«Бу Башкортстанның гүзәл башкаласына беренче баруыбыз гына түгел. Монысында күршеләребезне нәрсә белән сөендерә алуыбыз турында озак уйландык. Аларга көлке һәм шатлык бүләк итәргә булдык. Әлбәттә, алтын коллекциябездәге җырлар һәм биюләрдән башка булмаячак. Тамашачыны бай татар мәдәнияте белән таныштыру — безнең төп миссиябез», - дип сөйләде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, РФ атказанган, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов.

Концертның беренче бүлегендә кунаклар «Аулак өй» вокаль-хореографик композициясен күрәчәк. Ул күңел ачу, шатлык, ваемсызлык рухы һәм яшь йөрәкләрнең яшәеше белән сугарылган. Программа мәзәк-такмазалар һәм баш әйләндергеч биюләр белән баетылган.

«Аулак өй» — татар һәм башкорт халыкларының мәдәниятләре, традицияләре якынлыгының ачык мисалы. Башкорт хореографы һәм балетмейстеры Фәйзи Гаскәров аны Татарстан композиторы Александр Ключарев музыкасына куйган бит, ә әсәрнең нигезендә татар язучысы һәм шагыйре Нәкый Исәнбәт либреттосы ята.

Икенче бүлектә тирән фольклор тамырлары булган зур тарихлы номерлар яңгыраячак. Концерт кунаклары «Зөбәрҗәт» җырын, озын «Сибелә чәчәк»не, җиңел «Картуф» һәм виртуоз «Күн авылы»н тыңлаячак. Ә «Девичник», «Казан кызлары биюе», «Гармун-гармун», «Егетләр» куелышлары тамашачыны милли хореография үзенчәлекләре белән таныштырачак.

Әгәр мәдәниятнең йөрәге булса, татар мәдәниятенең йөрәге монда — Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле иҗатында тибә. Бу профессиональ коллектив татар халкының традицияләрен һәм гамәли сәнгатен саклый, иҗади яктан үзгәртә һәм тамашачыларга җиткерә.

Ансамбльнең концерт программаларында хикәяләр һәм риваятьләр, лирик поэмалар һәм шаян рәсемнәр, спектакльләр һәм халык мюзикллары бар. Нәкъ менә шуңа күрә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең һәр концерты - һәрвакыт зур мәдәни вакыйга.

Концерт 19.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International