11 март, 19.00 сәгатьтә – Нурлат шәһәренең Мәдәният сарае, Мәктәп урамы,3;
12 март, 19.00 сәгатьтә – Чистай шәһәре, Мәдәният үзәге «Чистай», Ленин урамы, 17а.
11-12 март көннәрендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Нәбирә Гыйматдинованың «Сихерче» (16+) мелодрамасы белән Нурлат һәм Чистай шәһәрләренә гастрольләр белән китә.
Әҗәлгә дәва бар, мәхәббәткә – юк, диләр. Япь-яшь кыз баланың үзеннән күпкә өлкән укытучысына гашыйк булуы һәр икесе өчен дә сынау ул. Җан газабы белән сугарылган сынау. Һәм Сәвиләгә дөньяны үзе өчен өр-яңа яктан ачарга ярдәм итүче мөмкинлек тә.
Бу спектакль - романтик драма гына түгел, ә кеше хисләрен һәм үзара мөнәсәбәтләрен тирәнтен өйрәнү турында да.
Рольләрне башкаручылар үз персонажларын оста итеп уйныйлар, аларны тере һәм чын итәләр. Сәвилә ролен театрның яшь актрисасы Алсу Сәгыйдуллина, ул гашыйк булган укытучы Тәминдарны – Татарстанның атказанган артисты Равил Гыйләҗев башкара, Убыр образы Татарстанның атказанган артисты Чулпан Әскәрованың уйнавы аркасында җанлана, Мәликә ролендә - Чулпан Арсланова, Сәкинә Бариевнаны Татарстанның атказанган артисты Энҗе Шиһапова уйный, Сәрвәрне – Татарстанның атказанган артисты Гөлфия Фәйзерахманова, Батыр әкә ролендә – Эдуард Латыйпов, Рияз ролендә – Руслан Әюпов, Галимҗан ролендә – Татарстанның атказанган артисты Рафил Сәгъдуллин. Һәр актер җанлы һәм истә калырлык образлар тудырып, үз роленә җанын салып башкара.
Нурлат һәм Чистай шәһәрләрендә яшәүче тамашачыларны «Сихерче» дип исемләнгән спектакльгә чакырабыз.
Барлык мәгълүмат сайтта chelnyteatr.tatar.