Тинчурин театрында «Стоп, кода! Туй була!» премьерасы узачак

2025 елның 10 марты, дүшәмбе

Яңа спектакль мәхәббәт һәм гаилә темасына багышлана.

20-21 мартта 18.30 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Стоп, кода! Туй була!» комедиясен (12+) тәкъдим итә. Автор –Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Наил Гаетбай, режиссер – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Әлеге спектакль – 91 нче театраль сезонның дүртенче премьерасы.

Тәмам аерылышыр чиккә җиткән ике гаилә кызып-пешеп туйга әзерләнә. Тик яшьләр генә әлегә бу хакта берни дә белми. Айнур белән Рушания әти-әниләренең теләкләренә буйсынырлармы, әллә үз юлларын сайларлармы? Нәрсә кыйммәтрәк? Миллионнармы, әллә эчкерсез мәхәббәтме?

«Стоп, кода! Туй була!» комедиясе гаилә кыйммәтләренең асылын, бәхетнең нечкәлекләрен ачарга өйрәтә. Киңәш бирергә без барыбыз да оста. Тик менә үзебез тормышта киңәшләргә колак салабызмы?

Спектакльнең иҗат төркеме: рәссам — Зөфәр Харисов, Лидия Скопа, композитор — Ильяс Камал, ут кую буенча рәссам — Илдар Шакиров, җыр текстлары авторы — Илфак Хафизов.

Зөфәр Харисов, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, спектакль режиссеры:

  • Мәхәббәт һәм гаилә – яраткан темаларым. Шуңа да Наил Гаетбайның «Үз хатыныма өйләнәм» пьесасына тукталырга булдым. Әлеге әсәргә алынуымның сәбәбе – аның бүгенге көн белән аваздаш булуында. Биредә балалар тәрбияләү, әти-әниләрнең байлыкка кызыгып, үз балаларын көчләп кияүгә бирүләре, ата-аналар һәм балалар арасындагы конфликт, демография турында сүз бара. Әти-әни балаларын үзләре теләгәнчә яшәргә тиеш дип уйлый. Баксаң, балаларның да үз фикере бар икән, аңа игътибар итүче кеше юк. Вакыйга шулай килеп туа...

Хәзерге вакытта өйләнешүче парларның күбесе аерыла. Алар ни өчен аерыла? Спектакльдә моңа да җавап бар. Әлеге премьера шуның белән кыйммәт тә. Тамашачы спектакльгә килгәч, үзгәрергә, бер-береңне ишетергә, бер-береңә колак салырга кирәклеген аңлар дип ышанабыз.

Тинчурин театры өчен Наил Гаетбайның әсәрләре ят түгел. Моңа кадәр драматург пьесалары буенча «Ничек кияүгә чыгарга?», «Аты барның дәрте бар», «Әстәгъфируллаһ» спектакльләре куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International