17 октябрьдә 18.30 сәгатьтә «Яшәү сәнгате» (Горький ур., 27) мәдәни-агарту үзәгендә солистлар - Владимир Спиваков Халыкара хәйрия фонды программаларында катнашучылар чыгыш ясаячак. Яшь музыкантлар Владимир Спиваков фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган "Камертон регионов" проекты кысаларында концертта үзләренең талантларын күрсәтәчәкләр.
Исәп буенча бу "Камертон регионов" проектының Казанда "Яшәү сәнгате" ндә икенче концерты. Беренчесе бу елның апрелендә булды.
Мондый чаралар үткәрү «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.