Кичә Казанда журналистлар өчен «Рудольф Нуриев. Мятежный демон» (режиссер - Т.Малова. Мәскәү, «Свой почерк» киностудиясе) фильмы тәкъдим ителде. Бүген ул бөтенроссия прокатына чыга.
Фильм ХХ гасырның бөек биючесе Рудольф Нуриевның 75 еллыгына багышланган. Биредә аның биюче буларак беренче адымнарынна башлап СССРдан качуына кадәр язмышы күрсәтелә, дуслары, хезмәттәшләре, балет белгечләренең истәлекләре урын алган.
“Оча торган татар” турындагы бу фильм XXXV Мәскәү халыкара кинофестивалендә һәм Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә күрсәтелде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте