9 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр татар труппасы артистлары II Баку Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашачак, ул Азәрбайҗан башкаласында узачак. Быел театр Г.Тукай әкияте буенча куелган «Кәҗә белән Сарык» спектаклен күрсәтәчәк. Бу фестивальдә Азәрбайҗан, Италия, Бөекбритания, Венгрия, Хорватия, Төркия, Швейцария, Япония, Грузия, Татарстан театр коллективлары катнаша.
11 – 16 ноябрьдә рус төркеме артистлары «Бурса-Карагёз» XV Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашачак. Ул Төркиянең Бурса шәһәрендә узачак. Тамашачылар хозурына Г.Хәеровның татар халык әкиятләре нигезендә иҗат ителгән «Өч кыз» спектакле тәкъдим ителә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте