Мәскәүдә Татарстан Мәдәният көннәре узачак

2024 елның 6 августы, сишәмбе

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы - ел саен Мәскәүдә Төбәк көннәрен уздыра торган бердәнбер субъект.

20 августтан 22 августка кадәр Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре узачак.

Өч көн дәвамында Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында Татарстан киносы көннәре һәм “Татаркино” учреждениесенең 100 еллыгына багышланган күргәзмә, “Брелок”, “Нигез йорт”, “Остазбикә” фильмнары күрсәтеләчәк, Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге коллективлары концерты, Татарстан Республикасының шагыйрьләре һәм язучылары белән иҗади очрашу, халык костюмы коллекционеры һәм реконструкторы Гөлшат Нугайбeкованың “Татар бизәлешләре” темасына лекциясе узачак. Мәскәүдә Татарстан Республикасы сәнгать осталарының тантаналы кичәсе тәмамланыр.

Шулай ук бу көннәрдә Мәскәүдә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә һәм бөек татар мәдәнияте эшлеклесе Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр кую тантаналары да планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International