Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы мәдәни өмәгә чакыра

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Акциягә кушылыгыз һәм бердәй хештеглар #Хәтерлиме #Хәтерлисе бердәй хештеглар кулланыгыз.

Һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау халыкара көнендә - 18 апрельдә, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Хәтер Мәдәнияте» /«Хәтер өмәсе» акциясен башлап җибәрде. Акция 10 майга кадәр бара. Акциягә теләге булган һәркем кушыла ала.

Акция кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, мәдәният учреждениеләре, муниципаль районнарның башкарма комитетлары, иҗади берлекләр, иҗтимагый оешмалар белән берлектә, танылган мәдәният, фән, мәгариф һәм журналистика эшлеклеләрен күмү урыннарын «Хәтер» исеме астында җыю буенча чара үткәрә.

Төп максаты - мәдәният эшлеклеләренә хәтер һәм хөрмәт белдерү, карауга мохтаҗ кабер-ташларда тәртип урнаштыру.

Исегезгә төшерәбез, узган ел акция кысаларында Арча һәм Яңа Татар зиратларында тәртип урнаштырылды.

Мәдәният өлкәсендә волонтерлык хәрәкәтен үстерү «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International