Сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләр өчен махсус китапханә хезмәткәрләре «Кешеләр һәм китаплар» дигән Бөтенроссия китапханә форумында катнаштылар.
Форум 30 сентябрьдә Ульяновск шәһәрендә узды. Анда Россиянең төрле почмакларыннан тарихчылар, социологлар, китапханәчеләр, китап белгечләре, музей хезмәткәрләре катнашты.
Форумда шәрәфле кунак буларак Татарстан Республикасының сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләр өчен махсус китапханә директоры Наил Сафаргалиев (Казан) катнашты. Аңа Ульянов шәһәре администрациясенең Мәдәният һәм халыкның ялын оештыру идарәсе Рәхмәт хаты тапшырылды.
Секцияләр эшендә республика махсус китапханәсе хезмәткәрләре актив катнашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте