Бүген 18 сентябрьдә 15 сәгатьтә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Рифкать Вахитовны аңа Татарстан Республикасының Халык рәссамы исеме бирелү уңаеннан тәбрикләү чарасы узды.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы министры урынбасары Ирада Әюпова, рәссамның хезмәттәшләре, дуслары катнашты.
Рифкать Вахитов – танылган рәссам, аның талантлы эшләре белән Татарстан Республикасында да, Россиядә дә, чит илләрдә дә күпләр яхшы таныш. Юбилей күргәзмәсендә авторның соңгы елларда иҗат иткән эшләре куелган. Алар арасында Олугъ Мөхәммәт, Сөембикә, Дәрдмәнд кебек тарихи шәхесләр, хәзерге заманның күренекле затлары портретлары бар.
Вахитов башка жанрларда да эшли: натюрмортлар, пейзажлар яза. Рәссам күп кенә талантларның яраткан остазы да – 2006 елдан ул Казан федераль университетында укыта.
Вахитовның эшләре Татарстанның, Россиянең һәм чит илләрнең музейларында һәм күп кенә шәхси коллекцияләрдә саклана.
Элемтә өчен: 5678 058, (843) 5678 043, e-mail: galereya.hazine@mail.ru. сайт: www.izo-museum.ru.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте