«Шомбай-fest» I халыкара курчак театрлары фестиваленә багышланган матбугат конференциясе «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында уза

2013 елның 18 сентябре, чәршәмбе

19 сентябрьдә 14 сәгатьтә «Шомбай-fest» I халыкара курчак театрлары фестиваленә  багышланган матбугат конференциясе «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында уза.

Анда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының һөнәри сәнгать һәм сәнгать белеме алу бүлеге башлыгы, фестиваль жюрие әгъзасы Зөлфирә Салихова; «Әкият» курчак театрының директоры, фестивальнең директоры  Роза Яппарова;  «Әкият» курчак театрының баш режиссеры, фестивальнең баш режиссеры Илдус Зиннуров һ.б. катнаша. 

Исегезгә төшерәбез, «Шомбай-fest» курчак театрлары фестивале Казанда 23 сентябрьдә ачыла. Анда Франция, Төркия, Таҗикстан, Ингушетия, Рязань, Белгород, Вологда, Кострома, Брест, Башкортостаннан һәм башка төбәкләрдән иң яхшы курчак театрлары үзләренең иң уңышлы спектакльләрен күрсәтәчәкләр .

Элемтә өчен: 2377005, 89046651814.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International