17 сентябрьдә 15 сәгатьтә Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда «Татар халкының рухи тормышында Коръән» күргәзмәсе ачыла.
Күргәзмәдә XVII-XIХ йөзләрдә татар зыялылары даирәсендә сакланган кулъязма Коръән китаплары турында мәгълүмат тупланган.
Күргәзмә «Коръән һәм татар халкының китап культурасы» дигән проект кысаларында ачыла һәм Татарстан Республикасында Коръән Елы дип игълан ителгән 2012 ел мәдәни-мәгърифәти чаралары дәвамы булып тора.
Идел Болгарстанында Ислам кабул ителгәннән алып татар теленең гарәп графикасыннан күчерелүенә (1927) кадәр, хәтта XIX гасырда басма китап киң таралыш алуына да карамастан, татарларда Коръән күчерү традициясе дәвам итә.
Күргәзмә Коръән күчерү һәм аларның кулланылышы тарихын чагылдыра, текстларның һәм китапларның аларны татарлар тудырганлыгын танытырлык бизәлеш үзенчәлекләрен күрсәтә.
Күргәзмә кысаларында Ислам мәдәнияте музеенда РИУ студентлары катнашында гарәп каллиграфиясе буенча осталык дәресләре оештырылды.
18 сентябрьдә 10 сәгатьтә Манеж бинасында «Коръән – мөселманнарның рухи мирасы хәзинәсе» темасына түгәрәк өстәл уза, анда Татарстан Республикасының танылган галимнәре һәм дин әһелләре катнаша.
Элемтә өчен мәгълүмат: (843) 567-81-25; 567-81-36; 567-81-37.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте