7 – 17 сентябрьдә Казанда Франция киносы көннәре уза

2013 елның 6 сентябре, җомга

«Альянс Франсез» челтәре Франциянең Россиядәге илчелеге белән берлектә ел саен Франция киносы көннәрен уздыра, тамашачыларны бөтен дөньяда мәшһүр, шулай ук яшь, әле иҗат юлына күптән түгел генә аяк баскан  режиссерлар эшләре белән таныштыра.  

Быелгы программага французларга хас нечкә хисле һәм яңгыравык тавышлы актриса Сандрин Боннэр катнашындагы фильмнар  ретроспективасын һәм «Хәзерге Париж» темасына фильмнар күрсәтеләчәк.  

Француз киносы көннәре «Мир» кинотеатрында  10 сентябрьдә 19 сәгатьтә «Все то, что сверкает» («Ялтыраган һәр нәрсә») фильмы белән рәсми ачылачак.

Атна буена (10 – 17 сентябрьдә) тамашачы француз актерларының Лолита Шамма (Изабель Юпперның кызы), Франсуа Дамьен кебек яңа буын вәкилләре белән таныша алачак. 

(843) 292-78-65

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International