4 сентябрьдә КДМСУ Концерт залында Һәвәскәрләр, яшьләр һәм балаларның V Казан халыкара кинофестивален ябу тантанасы узды

2013 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

4 сентябрьдә 17 сәгатьтә  Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының  Концерт залында Һәвәскәрләр, яшьләр һәм балаларның V Казан халыкара  кинофестивален ябу тантанасы узды. 

«Иң яхшы уен фильмы» номинациясендә Мәскәүдән  Юлия Биккенина «Герой несогласных» («Ризасызлар каһарманы») фильмы белән җиңеп чыкты. «Иң яхшы документаль фильм» номинациясендә Алексей Мясниковның «Чтобы не прошла любовь» фильмы («Мәхәббәт узмасын дисәң»)  әскәү) бүләк алды. «Иҗтимагый эчтәлекле иң яхшы фильм» өчен бүләк Италиянең  Генуя шәһәреннән  Адель Обертога  «Женщина» (“Гүзәл зат”) фильмы өчен тапшырылды. Казан шәһәре Мәскәү районының Социаль-тернәкләндерү үзәге иҗат коллективының «Виртуальная любовь» («Виртуаль мәхәббәт») видеоклибы иң яхшы эш дип табылды. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать  университеты студенты  Анастасия Одинцовага «Мяч» («Туп») фильмы өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус бүләге тапшырылды. Фестиваль партнерлары үзләренең “сөйкемле сөяк”ләренә – күңелләренә хуш килгән яшь авторларга махсус бүләкләрен тапшырдылар. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International