Татарстан Республикасы мәдәният министры ТЮРКСОЙга кергән илләрнең ЮНЕСКО эшләре буенча милли комиссияләренең дүртенче киңәшмәсендә катнаша

2013 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Искешәһәрдә 2-3 сентябрьдә Татарстан Республикасы мәдәният министры ТЮРКСОЙга кергән илләрнең  ЮНЕСКО  эшләре буенча милли комиссияләренең дүртенче киңәшмәсе уза. Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры  Айрат Сибагатуллин җитәкчелегендәге республика делегациясе катнаша.  

Киңәшмәдә Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Россия Федерациясе, Төркмәнстан, Гагаузиянең (Молдова Республикасы составында) ЮНЕСКО эшләре буенча милли комиссияләре делегацияләре катнаша.  

Пленар җыелыштагы чыгышында Татарстан Республикасы мәдәният министры Татарстанда мәдәни мирасны саклап калуга юнәлтелгән, шулай ук  ЮНЕСКО исемлегенә кертергә тәкъдим ителгән объектлар – Борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге проектларына аеруча басым ясап тукталды.    

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International