"Бердәм Россия" партиясе махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән бирле яңа төбәкләрдә үткәргән гуманитар миссия кысаларында, "Readovka" медиахолдингы белән берлектә "КлевЕR" яңа проектын эшләтеп җибәрә. Ул Россиянең иҗтимагый мохитенә яңа территорияләрнең социаль-мәдәни интеграциясенә, шулай ук илнең барлык төбәкләрендә яшәүчеләрнең рухи уртаклыгын булдыруга ярдәм итәчәк.