Казан мөселман кинофестивале фильмнары

2013 елның 20 августы, сишәмбе

 IX Казан халыкара мөселман кинофестиваленең конкурс программасына унбер тулы метражлы фильм кертелде. Алар арасында М. Панфиловның «Иван, сын Амира»  (“Әмир улы Иван”) һәм бурят режиссеры Б. Дышеновның «Отхончик. Первая любовь» (Беренче мәхәббәт),   «Аккыз» (Казахстан), «Степняк» (Дала улы) (Азәрбайҗан) һәм «Паризод» (Үзбәкстан) фильмнары бар. Европа кинематографы фестивальдә Франция белән Сенегал копродукциясе -  «Высокая как баобаб» һәм Сербия белән Германиянең уртак проекты «Круги» фильмнары аша тәкъдим ителә. Төркия, Иран һәм Мисыр картиналары белән беррәттән  конкурс программасына «Право на любовь» (“Сөю хокукы”) (АКШ) фильмы да кертелгән.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International