«Мгновение» бию театры Пекинда узган “Россия - Кытай. Шәрыкның энҗе бөртеге” дигән халыкара конкурс-фестивалендә Гран-при алды.
Театр тәкъдим иткән биш бию арасында “Әпипә” дә бар иде. Кытай тамашачысы татар биюен көчле алкышларга күмде.
Конкурс комиссиясе бер тавыштан фестивальнең төп бүләген – Зур аждаһа сынын һәм Тамашачылар күңеленә хуш килгән өчен бүләкне Татарстан Республикасы коллективына бирде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте