22 февральдә 12.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музее "Солдатка хат" бөтенроссия патриотик акциясенә кушылачак. Теләге булган һәркем музейга килеп Россия хәрбиләренә ярдәм сүзләрен яза алачак. Хатлар адресатларына тапшырылачак.
24 февральгә кадәр музейда фронтка хатлар җыю өчен махсус почта тартмасы, шулай ук язу әсбаплары һәм кәгазьләре булган өстәл торачак. Һәр кунак солдатларга ярдәм сүзләрен язып сала алачак. Барлык хатлар җыелганннан соң Мәскәүгә, Россия Армиясенең Үзәк йортына "Солдатка хат" проекты кураторларына җибәреләчәк.
Шулай ук бәйрәм көннәрендә музейга килүчеләр "Донбасс - Россиянең йөрәге" совет агитация плакатлары күргәзмәсен күрә алачак.
23 февраль алдыннан Татарстан Республикасы Милли музеенда мәктәп укучылары өчен патриотик тәрбия дәресе узачак.
Бөтенроссия "Солдатка хат" акциясе 2023 елның 2-28 февралендә уза. Аны оештыручылар - Россия Оборона министрлыгы "ЮНАРМИЯ" балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте.