Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең турыдан-туры трансляциясе

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Бүген, 2023 елның 31 гыйнварында 14:00 сәгатьтә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе узачак, анда Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына старт биреләчәк. Трансляцияне сылтама буенча карарга мөмкин.

https://prav.tatarstan.ru/pressa/broadcast.htm

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының ведомство учреждениеләре һәм мәдәният идарәләре җитәкчеләре, мәдәният эшлеклеләре катнаша.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы барышында ведомствоның 2022 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалачак, Татарстан Республикасының федераль программаларда катнашуы һәм «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре билгеләп үтеләчәк, ведомствоның 2023 елга эшчәнлек перспективалары һәм бурычлары, яңа мәдәни проектлар каралачак.

Коллегия кысаларында мәдәният тармагының төп юнәлешләре эшчәнлеге, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең, дәүләтнеке булмаган секторның эшчәнлеге нәтиҗәләре, шулай ук әһәмиятле мәдәни проектлар һәм вакыйгалар тәкъдим ителәчәк, күргәзмә дә планлаштырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International