Яр Чаллыда «Хуҗа Насретдин» комедиясенең премьерасы аншлаг белән узды

2026 елның 14 сентябре, дүшәмбе

Бүген Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсендә татар драматургиясе классигы Нәкый Исәнбәтнең пьесасы буенча куелган «Хуҗа Насретдин» спектакленең премьерасы булды. Әлеге куелыш татар театрының 120 еллыгына багышлана.

Премьера тулы зал белән узды. Көнчыгыш фольклорының иң мәшһүр герое белән очрашырга теләгән төрле яшьтәге тамашачылар бу кичтән бик канәгать калдылар. Сәхнәдән үткен шаярулар яңгырады, музыка агылды, сарай интригалары үрелде һәм чын могҗизалар күрсәтелде.

Спектакль үзендә нечкә сатираны, дәртле музыканы, якты сәхнә пластикасын һәм үткен юморны берләштерде. Халык зирәклеге метафоралар һәм аллегорияләр белән үрелеп барды, ә балачактан ук таныш булган сюжет яңа төсләр белән балкыды.

Премьера узды, ләкин спектакльнең тормышы башланып кына килә! Афишаны күзәтеп барыгыз: «Хуҗа Насретдин» тамашачыларны яңа 37нче театр сезонында да сөендерүен дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International