«Яңа татар пьесасы» – 2026 конкурсына әсәрләр кабул итү тәмамланды! Бәйгегә барлыгы 110 пьеса килде. Конкурска кабул ителгән пьесалар исемлеген Камал театрының рәсми сайтында карарга була.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры тарафыннан драматургия өлкәсендә чираттагы «Яңа татар пьесасы» – 2026 премиясенә конкурс игълан ителде.
Җиңүче авторлар акчалата беренче, икенче һәм өченче премияләр белән бүләкләнә.
Моннан тыш Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус премия билгеләнә.
Конкурс 2 этапта уздырыла:
- 1 этапта жюри әгъзалары конкурска килгән барлык пьесаларны укыйлар һәм 2 этапка узган әсәрләрдән торган шорт-бит төзиләр. Бу шорт-бит www.kamalteatr.ru интернет сайтында урнаштырыла.
- 2 этапта жюри җиңүче әсәрләрне билгели.
Конкурста җиңеп чыгучы авторларның исемнәре 2026 елның декабрь аенда игълан ителәчәк.
Конкурста җиңеп чыгучы пьесалар кулъязма хокукында махсус җыентыкта бастырыла, шулай ук театрларга сәхнәләштерү өчен тәкъдим ителә.