Габдулла Тукай әдәби музеенда «Сандугач җыры» дип исемләнгән балалар иҗаты күргәзмәсе ачылды.
Тамашачыларга Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесының мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр һәм балалар өчен «Йөрәк белән карагыз» Арт-студиясендә шөгыльләнүче 14 укучының рәсемнәре тәкъдим ителә.
Күргәзмәдә катнашучыларның күбесе инде ун ел дәвамында рәсем сәнгате белән шөгыльләнә. Аларга бу эштә волонтерлар – училище студентлары ярдәм итә. Һәр пәнҗешәмбе көнне студиядә уздырыла торган иҗади процесс вакытында балаларның хыяллары рәсемнәрдә җанлана, эшләре тормышка мәхәббәт булып яңгырый. Кайчагында һәр сызыкның, буяуның аларга авыр бирелүе күзәтелә, әмма тырышлык һәм бер иҗади агымда булу теләге могҗизалар тудыра – кабатланмас рәсемнәр барлыкка килә. Үз эшләренең нәтиҗәсен күрү балалар күңелендә шатлык һәм соклану хисләре уята, яңа рәсемнәр иҗат итәргә илһамландыра.