IX Казан халыкара мөселман киносының конкурс программасын төзү дәвам итә. Фестивальдә катнашачак фильмнар исемлеге 1 августта игълан ителәчәк. «Инде бүген үк әлеге программага Татарстаннан берничә яшь режиссерның эше кертелер, дип ышанып әйтә алабыз. Алар арасында Максим Швачконың «Конец игры» һәм Ринат Хәбибуллинның «Елка» исемле кыска метражлы фильмнарын аерып әйтеп үтәргә мөмкин», – ди фестивальне оештыручылар.
Төрле илләрдән килгән яшь режиссерлар төшергән фильмнарны шулай ук конкурстан тыш программада да карарга мөмкин булачак.
Исегезгә төшерәбез, IX Казан халыкара мөселман кинофестивале Казан шәһәрендә 2013 елның 5-11 сентябрь көннәрендә үтәчәк.
Фестиваль турында тулырак мәгълүматны kazan-mfmk.com сайтында карый аласыз.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте