«Ерак йолдыз яктысы» - «Йолдызлык-Созвездие» Арт-резиденциясе сезонының көтелгән премьерасы. Беренче тарихи куелышны Татарстанның Балтач районы халкы күрде.
Спектакльнең рус телле версиясенең премьерасы узган ел Арт-резиденция театр сезонында булган иде. Ул публиканың мәхәббәтен яулап алырга һәм театрның визит карточкасы булырга өлгерде.
Премьера Балтач районы Мәдәният йортында узды. 365 тамашачы сыйдырышлы залда алма төшәрлек урын юк иде. Кунаклар сүзләренчә, премьера районның мөһим мәдәни вакыйгаларының берсе булды. Бигрәк тә - мәктәп укучылары өчен.
Республикада «Ерак йолдыз яктысы» / «Свет далекой звезды» - ике телдә барган беренче спектакль.
Шунысы кызык, нәкъ менә шушы премьера белән Рәшид Заһидуллин бүген үзенең туган көнен билгеләп үтте.
Алдагы премьералар республиканың Сарман һәм Мөслим районнарында узачак.